-2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
12 ноябрь , 09:58

Өлгермәгән хөрмәдән сак булыгыз!

Мондый хөрмәне бигрәк тә балаларга ашатырга ярамый.

Өлгермәгән хөрмәдән сак булыгыз!
Өлгермәгән хөрмәдән сак булыгыз!

Өлгермәгән хөрмә ашап, эчәклектә үтә алмаучанлык барлыкка китерергә мөмкин. Мондый мәгълүматны Мытищи өлкә клиник дәваханәсе гастроэнтерологы Ирина Перминова “Москва” шәһәр яңалыклар агентлыгына сөйләгән.

Белгеч әйтүенчә, өлгермәгән хөрмәдә танин бар, нәкъ менә ул хөрмәгә ябышучанлык бирә. Алар башлыча кабыкта була, шуңа күрә аны чистарту яхшырак. Таниннар ашказаны-эчәклек процессына комачаулый, чөнки алар бер-берсенә ризык кисәкләрен ябыштырып, масса барлыкка китерә. Шуңа күрә 3 яшькә кадәрге балаларга хөрмә бирергә ярамый.

"Ашказаны суты белән контактта булганда танин эшкәртелми торган массага әверелергә мөмкин. Кайбер очракларда бу фитобезоар – кайнатылмаган җепселләр һәм кабыктан торган тыгыз төер барлыкка китерә ала", - дип кисәтә эксперт.

Ашказанында фитобезоар булганда җәрәхәтләр, тишелүләр һәм эчәклектә үтә алмаучанлык барлыкка килергә мөмкин. Проблеманы түбәндәге симптомнардан белергә була: ашказаны өлкәсендә тупас авыртулар барлыкка килү, ашаганда тиз тую, күңел болгану.

Хөрмәне артык куллану атрофик гастрит булганнарга, шулай ук ваготомия яки резекция кичергән пациентлар өчен куркыныч булырга мөмкин. Ашказанында язва булганнарга һәм диабет белән авыручылар да саграк булырга тиеш.

Сәламәт кешегә дә хөрмә белән мавыгу кирәкми: тәүлегенә бер зур яисә 2 бәләкәй җимеш тә җитә.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: