Мандарин ашказаны сутының кислоталылыгын арттыра, шуңа күрә аларны артык күп ашарга ярамый, дип кисәтә эндокринолог, профессор Зөһрә Павлова.
Табиб телеграм каналында бу популяр җимешне саклык белән ашарга өнди. Мандариннарда А һәм С витаминнары күп, шуңа күрә алар тире, теш, күз сәламәтлеге һәм иммунитетны ныгыту өчен файдалы. Шулай ук бу җимеш температураны төшерү сыйфатына да ия, ә андагы гесперидин антиоксиданты шешенү һәм варикозны дәвалау өчен дарулар составына керә. Павлова билгеләвенччә, кайбер галимнәр составында синефрин матдәсе булган өчен мандарин “начар” холестерин җитештерүне туктату сәләтенә ия, дип раслый. "Җимешнең 87 проценты судан, 7 проценты шикәрдән, калганнары кислоталардан, пектин матдәләреннән, минераль тозлардан, гликозидлардан, эфир майларыннан һәм витаминнардан тора”, — дип билгели табиб.
Шул ук вакытта эндокринолог мандаринны артык кулланмаска киңәш итә, чөнки алар кайбер кешеләр өчен көчле аллерген булып тора. Өстәвенә, бу җимеш ашказаны сутының кислоталылыгын арттыра, бу гастрит һәм ашказаны җәрәхәте белән авыручыларга зыян китерергә мөмкин.
"Мандарин суты теш эмалын бозырга мөмкин, шуңа күрә аларны кулланганнан соң авызны су белән чайкатырга кирәк. Мандариннарда калория аз, ләкин шикәр күп. Шуңа күрә көненә биш данәдән артык ашарга ярамый һәм берьюлы да ашарга ярамый. Шулай ук җимешләрне төп ашаудан соң ашарга кирәк, чөнки алар аппетитны арттыра, — дип йомгаклаган сүзен Павлова.