+1 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
13 ноябрь , 14:25

Телефоның карга төшсә...

Ни өчен юеш телефонны батареяда яисә фен белән киптерергә ярамый?

Телефоның карга төшсә...
Телефоның карга төшсә...

Заманча телефоннарның дымнан саклану үзенчәлеге бар, әмма, экспертлар белдергәнчә, бу һәрвакытта да ярдәм итми. Су корпустагы беренче карашка күренми торган вак ярыкларга үтеп керергә мөмкин.

Бу өлкәдә белгеч Евгений Немтин телефон суга яки карга төшкән очракта ниләр эшләргә кирәклеген сөйләде.

  1. Эченә су ныклап үтмәсен өчен телефонны шундук селкетеп алырга кирәк. Шуннан соң смартфонны тиз арада сүндерергә кирәк. Беренче секундлар хәлиткеч, шуңа күрә бу очракта тиз эш итү мөһим.
  2. Кабель тоташтыра торган урынны, динамикны, сим-карта куела торган урынны тикшерегез һәм мөмкин булса аккумуляторны алыгыз. Су тамчыларын дымны яхшы сеңдерә торган йомшак чаралар (мәсәлән, мамык таякчык яки кәгазь салфетка) белән чистартыгыз. Каты предметлар кулланырга ярамый — алар җайланмага зыян китерергә мөмкин. Су гаджетның эчке өлешенә кереп өлгермәсен өчен бик тиз эш итәргә кирәк.
  3. Бинага кергәч, смартфонны өстәмә рәвештә дым сеңдергеч чаралар белән сөртергә, аннан соң аны ким дигәндә ике сәгатькә өстәлдә калдырырга һәм тәүлек дәвамында кулланмаска киңәш ителә. Смартфонны фен белән киптерергә яки батарея өстенә куярга ярамый. Шулай ук тулысынча кибеп бетмичә, телефонны зарядкага куймагыз.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: