Соңгы елларда балалар Кыш бабайдан ешрак йорт хайваннары, “Лего” һәм “Майнкрафт” конструкторлары сорап хатлар яза. Тәм-томнар һәм уенчыклар кебек традицион үтенечләр дә елдан-ел кабатлана, әлбәттә. Бу хакта Бөтенрусия Кыш бабаеның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Уенчыклардан малайлар поездлар, автобуслар, пульт белән идарә итә торган машиналар, шулай ук фигуралар коллекцияләре җибәрүен үтенеп сорый. Кызлар исә бүләккә косметика, бизәнү әйберләре көтә икән.
14 ноябрьдә илнең төп Кыш бабае поездда Бөек Устюгтан Яңа ел сәяхәтенә чыкты. Быел аның сәяхәте Тайшет шәһәрендә Байкал-Амур магистраленнән башланды. Легендар БАМ агымдагы елда ярты гасырлык юбилеен билгели. Поезд шәһәргә 19 ноябрьдә 9:50 дә киләчәк һәм анда 18:00 гә кадәр торачак.
Маршрут буенча, Башкортстанга бабакай декабрь ахырында килеп җитәчәк. 24 декабрьдә ул Салават һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә тукталачак, ә 25 декабрьдә Уфага киләчәк.
Традиция буенча бу көнне Уфаның вокзал яны мәйданында балалар һәм аларның ата-аналары өчен кышкы әкият дөньясына чумарга мөмкинлек бирүче артистлар һәм аниматорлар катнашлыгында күңел ачу программасы оештырылачак. Поезд килеп җиткәч, Кыш бабай белән Карсылу балаларны Яңа ел белән котлау өчен вагоннан төшәчәк.
Бәйрәм составы туктаган вакытта барлык теләүчеләр паровоз һәм бизәлгән вагоннар фонында истәлеккә фотоларга төшә, сувенирлар сатылган вагон-кибеткә һәм Төньяк кухнясы ашларын татып карау өчен вагон-рестораннарга керә алачак.
Кыш Бабай поезды – ул Яңа ел тылсымчысының бәйрәмчә бизәлгән күчмә резиденциясе, анда Кыш Бабай Русия шәһәрләре буйлап бәйрәм Яңа ел программасы белән сәяхәт итә һәм Бөек Устюгка кунакка бара алмаучыларга әкияти чара бүләк итә.
Фото: dom-dm.ru