+1 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
19 ноябрь , 20:05

Өлгергән хөрмәне ничек сайларга?

Аның сере бик гади икән.

Өлгергән хөрмәне ничек сайларга?
Өлгергән хөрмәне ничек сайларга?

 “Роскачество” белгечләре хөрмә күпләп сатылган вакытта авызны бөрештермәгән җимешләрне ничек дөрес сайларга кирәклеге турында сөйләде.  Бу хакта “Ufanovosti.ru” порталы яза.  Өлгермәгән җимешләр, составында танин матдәсе булганлыктан, авызны бөрештерә. Ул, мәсәлән, чәйдә яки имән кабыгында да була. Танин аз микъдарда булган очракта калкансыман бизнең эшләве өчен файдалы. Шуңа күрә җимеш авызны җиңелчә генә бөрештерсә, аннан баш тартырга кирәкми.

Хөрмәне сайлаганда аны тотып карарга киңәш ителә. Артык каты җимеш — өлгереп җитмәгән, ә нык йомшак һәм кулда таралып торганы артык өлгергән була. Бармак белән басып караганда, әгәр дә җимеш бераз сытыла, ә аннан үз формасын кире кайта икән, димәк, бу тәмле, өлгереп җиткән хөрмә була.

Өлгергән җимешнең төсе куе кызыл һәм тигез була. Әгәр дә ул артык аксыл яки яшелсу төстә булса, әле өлгермәгән. Йомшагы куе кызыл төстәге сортлар "Королёк" яки " Занджи-мару” шоколадлы хөрмә дип атала. Бу популяр җимешләр татлырак була.

Конус формасындагы җимешләр авызны нык бөрештерә . Аларның иң танылганнары — Япония «Хачия»се, Израиль «Шарон»ы һәм Испания «Кызыл бриллиант”ы. Аларның җимешләре тулысынча өлгергәндә генә тәмле була.

Әгәр өлгереп җитмәгән хөрмә эләксә, аны берничә ысул белән тәмләтергә мөмкин. Мәсәлән, полиэтилен пакетка салырга һәм бүлмә температурасында калдырырга, өлгерү процессын тизләтүче этиленны актив бүлеп чыгара торган алма һәм банан белән бергә сакларга, туңдыргычка куеп торырга, кайнар су коярга яисә җылы суда тотарга кирәк.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: