0 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
19 ноябрь , 15:55

Уфада ярты миллион сумга көчек саталар

Хуҗасы әйтүенчә, бу маэмайның бернинди дә исе юк.

Уфада ярты миллион сумга көчек саталар
Уфада ярты миллион сумга көчек саталар

Уфада ярты миллион сумга көчекләр саталар. Мондый бәягә яңа төр француз бульдогы — бигроп сатып алырга мөмкин. Билгеләнүенчә, Уфада бер сутый җирнең уртача бәясе Нагаево авылында яки Лесная Полянада  якынча 450 мең сум тәшкил итә. Игъланда мондый бәяне токымның сирәклеге белән аңлатканнар.

“Кыз. Бәясе 500 мең сум. Нульләр белән ялгышмадым. Язарга да, сорарга да кирәкми. Безнең көчекләр теркәлгән, төрләре күрсәтелгән документлары бар. Эксклюзив, кыйммәтле, сирәк, матур, гадәти булмаганны яратучылар өчен", - диелә белдерүдә.

Популярлыгы буенча киләсе көчекләр – мальтипу токымлы. Аларның бәясе уртача 200 мең сум тәшкил итә.

“Өй өчен идеаль эт. Авырмаячак,антиаллерген, беркайчан да йоны коелмый, игелекле. Олыгайганчы шат күңелле булып калыр. Дөньяда иң акыллысы дип танылган. Бернинди исе юк. Яше арткан саен йоны йомшара барачак. Йорт җиһазларын кимерми, өйдә бернәрсәне дә  бозмый", - дип билгели көчекләр хуҗасы.

 

Фото: "Авито"

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: