Дуслар! Сынамышларга игътибар иткәнегез бармы? Табигатьтәге үзгәрешләр бигрәк тә авыл җирендә ныграк сизелә.
20 ноябрьдә ала каргалар төркемләп очса яки тавышланса, иртәгәсен кар явар. Бу көнне боз катса, димәк, башка җылытмый.
21 ноябрьдә җепшек кар яуса, яз айлары яңгырлы булыр.
22 ноябрь иртәсендә агачларны бәс сарган икән, солы уңар. Яңгыр яуса, бодай мул булыр.
23 ноябрьдә томан җиргә кадәр төшеп, чыпчыклар чыркылдашса, җепшек кар явар.
24 ноябрьдә суык, аяз булса, ике-өч көндә һава торышы бозылыр.
25 ноябрьдә иртән вак яңгыр сибәләсә, кичкә суытыр.
26 ноябрьдә чәүкәләр чыркылдашса, җепшек көнгә.
27 ноябрьдә болытлы яки явым-төшем булса, җәйнең беренче көннәре матур килмәс.
28 ноябрьдә яткан кар язга кадәр эреми.
29 ноябрьдә җепшек кар – буранга.
Автор фотосы.