Уфалылар Яңа ел бәйрәмендә Кыш бабайдан аласы килгән иң кирәкле бүләкләрне атадылар. “SuperJob” сервисы сораштыруы нәтиҗәләре буенча, һәр бишенче шәһәр кешесе өчен иң кирәкле презент — ялга юллама. Тагын 17 проценты акча алырга тели.
Һәр унынчы кеше үзенең иң теләгән бүләге смартфон, планшет яки ноутбук булачагын әйткән. Сорашуда катнашучыларның 8 проценты белем бирү курсларына сертификат алырга тели икән. 7 проценты яңа көнкүреш техникасы турында хыяллана, 6 проценты — косметика, спорт инвентары яки бүләк сертификаты алу турында, тагын шулкадәр үк кеше бүләккә китап алырга тели. Сораштыруда катнашучыларның 5 проценты аларны ювелир бизәнү әйберләре, театрга билетлар, ремонт өчен инструментлар, сәламәтлек өчен товарлар яки интерьер предметлары сөендерер иде, дип сөйләгән. Кием-салымны һәм аяк киеме, алкоголь һәм компьютер уеннарын шәһәр халкының 1 проценты гына бүләккә алырга тели.
Хатын-кызлар ир-егетләрдән ешрак сәяхәт итү, косметика, бүләк сертификатлары һәм китаплар турында хыяллана. Ир-егетләр исә ешрак акча, смартфоннар, спорт өчен товарлар һәм ремонт, төзелеш өчен инструментлар алырга тели.
35 яшькә кадәр катнашучыларның теләгән бүләкләре арасында беренче урында — акча (23 процент). Гаджетларны (12процент), курсларга сертификатларны (10 процент) һәм косметиканы (5 процент) ешрак өлкәнрәк яшьтәгеләр атаган. Ә менә 45 яшьтән өлкәнрәкләр сәяхәт турында ешрак хыяллана икән (26 процент).
Автор фотосы.