+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
4 декабрь 2024, 11:05

Кытайлылар күперне 3D-принтерда басканнар!

Ул дөньяда иң озыны санала.

Кытайлылар күперне 3D-принтерда басканнар!Кытайлылар күперне 3D-принтерда басканнар!
Кытайлылар күперне 3D-принтерда басканнар!

Бу дөньяда ниләр генә булмас, диген! Шанхайдагы инновацион паркларның берсендә 3D-принтерда басылган күпер төзелгән. Бетоннан дуга сыман бөгелеп эшләнгән күпер аша паркка ял итәргә килүчеләр йөри дә башлаган инде. Аның озынлыгы —14, ә киңлеге 4 метр тәшкил итә. Бу уникаль корылма борынгы Чжаочжоу күперенең заманча копиясе буларак та билгеле.

Бүген дөньяда 3D-принтерда басылган тагын ике бетон күпер бар. Аларның берсе —Нидерландта (озынлыгы — 8 метр), икенчесе Испаниядә (озынлыгы — 12 метр). 

 

Фото: i.archi.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас