+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
7 декабрь 2024, 11:55

Төсе кара булмасын!

Чикләвекнең бу төре бик файдалы булуын белә идегезме?

Төсе кара булмасын!Төсе кара булмасын!
Төсе кара булмасын!

Макадамия — иң кыйммәтле чикләвек санала. Аның баш авытканда, мигрень булганда файдасы тия, ул гемоглобинны күтәрә, хәтерне яхшырта, арыганлыкны бетерә, нерв системасы эшчәнлеген көйгә сала.

Бу чикләвектә В төркеме витаминнары күп, алар арасында тиамин, рибофлавин, пантотен кислотасы, пиридоксин һәм фолатлар бар. С витамины, Е витамины һәм РР витамины азрак микъдарда.

Чикләвек, шулай ук, калий, кальций, магний, фосфор, тимер, марганец, бакыр, селен һәм цинкка бай.

Макадамиядә омега-9 май кислоталары бар, алар кандагы «начар» холестерин дәрәҗәсен киметергә һәм “яхшы" холестерин дәрәҗәсен күтәрергә мөмкин. Рационда бу май кислоталары булу йөрәк-кан тамырлары авырулары үсешен дә киметә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу чикләвек организмда җиңел эшкәртелә һәм үзләштерелә. Макадамиядә булган антиоксидантлар Е витамины һәм флавоноидлар тире һәм чәч өчен файдалы.

 Макадамия аллергик реакция китереп чыгарырга мөмкин. Әгәр башка чикләвекләргә аллергия була икән, бу чикләвек белән аеруча сак булыгыз.  Макадамиядә майлар күп булу сәбәпле, гәүдә авырлыгын киметергә омтылучыларга бу чикләвекне белеп кенә кулланырга кирәк. 

Гадәттә көненә 30 граммнан артык ашамаска киңәш ителә. Макадамияне сатып алганда игътибарлы булыгыз: төсе карарак булса, чикләвек озак яткан була. Иснәп карагыз, макадамиядән тәмле чикләвек исе килергә тиеш.Бу чикләвекне ачар өчен җайланма-ачкыч та кирәк була, сатып алганда аны да сорарга онытмагыз.

Чикләвекләрне һава үткәрми торган савытта яки контейнерда суыткычта сакларга киңәш ителә.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас