+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
10 декабрь 2024, 15:15

Аланна, Җәннәт һәм Тегор...

Республикада яңа туган сабыйларның иң сирәк исемнәре билгеле булды.

Аланна, Җәннәт һәм Тегор...Аланна, Җәннәт һәм Тегор...
Аланна, Җәннәт һәм Тегор...

Башкортстанда 2024 елның 1 гыйнварыннан 10 декабренә кадәр туган сабыйларның иң сирәк һәм иң популяр исемнәре билгеле булды. Исемлекне ЗАГС реестры мәгълүмати-аналитик порталы бастырды.

Әйтик, кызлар өчен иң сирәк исемнәрдән Даниэль, Мелитта, Җәннәт, Хәдиҗә һәм Аланна булган. Малайларга барыннан да сирәгрәк очраган Миро, Вилдан, Тегор, Мөхәммәдбилол һәм Денислам дигән исемнәр кушканнар.

Һәм, киресенчә, быел туган кызлар өчен иң популяр исемнәр Әминә, София, Арина, Эмилия һәм Ева булган. Малайлар өчен — Әмир, Эмир, Тимур, Артем һәм Марк.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас