+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
10 декабрь 2024, 11:15

Миңне алдыру куркынычмы?

Табиб миңнәрне алдыруның яман шеш белән бәйләнеше турында сөйләгән.

Миңне алдыру куркынычмы?Миңне алдыру куркынычмы?
Миңне алдыру куркынычмы?

Республика клиник онкология диспансерының амбулатор-поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Роберт Рәхимов “Горобзор” журналисты  белән әңгәмәдә миңнәрне алдыру һәм яман шеш үсеше куркынычы ничек бәйле булуы турында сөйләгән.

Табиб билгеләвенчә, онкология һәм миң алдыру арасында турыдан-туры бәйләнеш юк. Ягъни миң алдырган урында, һичшиксез,яман шеш барлыкка килә дигән сүз түгел әле. Әгәр дә миң урынында меланома башланган булса һәм радикаль алдыру кулланылмаса, әлбәттә, бу урында яңа шешләр барлыкка килергә мөмкин, дип сөйләгән Роберт Рәхимов.

Табиб ассызыклавынча, миңне алганнан соң, гадәттә, төзәлү бара. Әгәр миң меланомага әверелә икән, аерым билгеләр барлыкка килә.

"Миңнең төсе үзгәрү, агың караюы, тире кычыту һәм невус тирәсе үзгәрү – болар барысы да миңнең меланомага күчү билгеләре. Моңа игътибар бирергә кирәк", – дип аңлаткан Роберт Рәхимов.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас