+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
12 Декабря 2024, 05:15

Яңа ел бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез?

Яңа ел каникуллары декабрь ахырында ук башланачак.

Яңа ел бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез?Яңа ел бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез?
Яңа ел бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез?

Русиядә Яңа ел каникуллары агымдагы  елның 29 декабреннән башланачак һәм 2025 елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк, дип белдерделәр Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында.

“1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар — Раштуа бәйрәме, эшләми торган бәйрәм көннәре, - дип аңлаттылар министрлыкта. — Ял көннәреннән һәм эшләми торган бәйрәм көннәреннән нәтиҗәле файдалану өчен Русия Хөкүмәтенең агымдагы елның 4 октябрендәге карары белән ял көннәре 4 гыйнвар шимбәсеннән 2 май җомгасына; 5 гыйнвар якшәмбесеннән 31 декабрь чәршәмбесенә күчерелде”.

Яңа елның беренче эш көне пәнҗешәмбе, 9 гыйнварда башлана. Шул ук вакытта декабрьдә соңгы эш атнасы алты көнлек булачак — 23 декабрьдән 28 декабрьгә кадәр.

"Еллык төп яисә еллык өстәмә түләүле отпуск бирелгәндә Хезмәт кодексы мәддәсе нигезендә календарь отпуск көннәре санына эш көне булмаган бәйрәм көннәре кертелми: 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8 гыйнварда”, — дип өстәделәр ведомствода.

 

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас