Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
13 декабрь , 10:30

Дәваханә юлында йөрисең килмәсә...

Табиб шикәрнең эчәклеккә зыяны турында сөйләде.

Дәваханә юлында йөрисең килмәсә...
Дәваханә юлында йөрисең килмәсә...

Шикәрне, кондитер ризыкларын артык куллану тешләр белән проблемаларга, шулай ук эчәклектә ялкынсынуга һәм диабетка китерергә мөмкин. Бу хакта «Известия» басмасына диетолог һәм табиб-эндокринолог Елена Чуракина сөйләгән.

Баллы әйбер ашау теләге күп сәбәпләр аркасында, мәсәлән, кандагы глюкоза дәрәҗәсе кимегәндә барлыкка килә. Кайбер кешеләр бала чактагы гадәтләре аркасында, шулай ук стресс вакытында яисә кәефне яхшырту өчен тәм-томнарга үрелә. Хатын-кызларның баллы ризык теләве прогестерон гормоны белән бәйле булырга мөмкин, аның дәрәҗәсе күрем циклы ахырында арта, ди эндокринолог.

Шикәрле ризыкларны артык күп куллану кариес башлануга китерергә мөмкин, чөнки авыз куышлыгындагы микроорганизмнар, шикәр таркалганда, кислоталар бүлеп чыгара һәм алар теш эмален җимерә. Шикәрне күп куллану аркасында бактерияләрнең кайбер төрләре эчәклектә үрчи һәм ялкынсыну китереп чыгарырга мөмкин.

Татлы ризыклар шулай ук артык авырлыкка китерә, бу йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын арттыра. Моннан тыш, алар кандагы глюкоза дәрәҗәсен күтәрә, бу исә ашказаны асты бизен кандагы шикәрнең нормаль дәрәҗәсен саклау өчен инсулинны күбрәк эшләп чыгарырга мәҗбүр итә. Әгәр кешенең тән авырлыгы артык булса, бу II типтагы диабет куркынычын арттырырга мөмкин, дип ассызыклады Чуракина.

Шикәр куллануны акрынлап киметү өчен кәнфитләрне – җиләк-җимешкә, ә татлы эчемлекләрне – суга, үлән чәенә яки шикәрсез газлы суга алыштырырга кирәк, ди диетолог.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: