Астрологлар йортыңа иминлек һәм финанс уңыш җәлеп итү өчен чыршы бизәү өчен берничә датаны билгеләгән.
Алар әйтүенчә, 16 һәм 17 декабрьдә өй түренә чыршы куйсаң, гаиләңдә тынычлык өчен борчылмаска мөмкин. Бу даталар татулык һәм бәхет символы булып тора;
18 декабрь көнне финанс иминлеге һәм карьера үсеше җәлеп итәргә теләүчеләргә чыршы бизәргә кирәк.
22 декабрь — кышкы кояш торгынлыгы көне. Ул тормышның барлык өлкәләренә көчле йогынты ясаячак. Елан елында гаиләне тынычлык, рухи тигезлек һәм үзара аңлашу белән бүләкләячәк. Ялгыз яшәүчеләрне яңа танышулар һәм онытылмас тәэссоратлар көтә. Моннан тыш, астрологлар финанс хәлнең яхшыруын күрә;
23 декабрь шулай ук яхшы көн,барлык башлангычларда да уңыш китерәчәк.
29, 30 һәм 31 декабрь — бу көннәр уңыш энергиясе белән тулы. Бәйрәм алдыннан чыршы бизәп, яңа елда карьера үсеше, күтәрелү һәм финанс иминлеге көтәргә мөмкин.
Астрологлар фикеренчә, чыршы кую өчен уңышсыз көннәр юк. Тормышка бернинди үзгәрешләр китерми торган көннәр генә бар. Шулай да белгечләр купшыкайны 15, 20, 24, 25 һәм 27 декабрьдә бизәргә кирәкми, дип ышандыра.
Автор фотосы.