14 декабрь көнне каурый-каурый катламлы болытлар — суыклар җитү турында кисәтә.
15 декабрьдә яңгыр яуса, ул 40 көн буе дәвам итәр.
16 декабрь көнне балыкчылар яхшы табыш белән кайтса, кыш җылы килер.
17 декабрьдә агач ботакларында кар ята икән, кыш суык килер.
18 декабрьгә кадәр бер тапкыр да суыклар булмаган икән, димәк тиздән җепшек буран булыр.
19 декабрь көнне песиләр йоклаганда авыз-борынын тәпие белән каплап йокласа, тиздән көчле суыклар килер.
20 декабрьдә песиләр су эчсә, көчле явым-төшем булыр.
21 декабрь көнне кояш гадәттәгедән иртәрәк чыкса - кар явар.
22 декабрьдә көн аяз булып, кар яуса - җылы кышка ишарә.
23 декабрьдә буран дуласа, көчле суыклар билгесе.
Автор фотосы.