Белгеч сүзләренә караганда, Кытай галимнәре пешергәннән соң 15 минут үтүгә, чәйдә органик катнашмалардан пленка барлыкка килә башлавын раслаган. Алар зарарлы матдәләр бүлеп чыгаруга сәләтле икән. Мондый эчемлекне куллану сәламәтлек өчен зыянлы.
“Әгәр чәй шикәрле булса, бу процесс тагын да тизрәк бара”, — ди белгеч. Ә төн буе торган чәйне бөтенләй эчәргә ярамый. Табиб-диетолог Елена Соломатина кичәге чәй эчәклек эшчәнлеген бозарга мөмкин, ә иң мөһиме бу очракта бавыр һәм йөрәк зыян күрәчәк, дип ассызыклый.
Аны кабат кайнату да андагы гөмбәчекләрне юк итәргә ярдәм итмәячәк. Шуңа күрә диетолог бары тик яңа пешерелгән чәй генә эчәргә киңәш итә.
Автор фотосы.