+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
14 декабрь 2024, 19:20

Клементинмы, әллә мандаринмы?!

Аларның кайсы тәмлерәк һәм файдалырак соң?

Клементинмы, әллә мандаринмы?!Клементинмы, әллә мандаринмы?!
Клементинмы, әллә мандаринмы?!

Мандарин һәм клементин икесе дә бер-берсенә охшаш, сусыл һәм хуш исле җимешләр. Ләкин бу ике җимеш арасында берничә аерма бар.

Клементин –мандарин һәм татлы әфлисун гибриды. Ул XIX гасырда Алжирда француз бакчачысы Пьер Клемент тарафыннан булдырылган.  Бу сорт үз исемен барлыкка китерүче исеменнән алган һәм тиз арада үзенең тәме аркасында популярлашкан. Беренче карашка клементин һәм мандарин охшаш булып күренергә мөмкин — икесе дә ачык кызгылт-сары кабыклы, җиңел чистартыла Ләкин игътибар белән карасаң, аермаларны күрергә мөмкин.

Клементинның кабыгы шомарак була. Аның җимешләре зурлыгы буенча мандариннан кечерәк, эчендә орлыклары сирәк, 7-10 кисәккә бүленә. Клементин  күпкә татлырак, шуңа да аны балалар аеруча ярата. Мандарин исә әчкелтем цитруслы тәмгә ия.

Клементинда С витамины мандаринга караганда күбрәк, шулай ук ул иммун системасы өчен файдалы һәм ялкынсынуга каршы ярдәм итә ала торган флавоноидларга бай.

Мандарин, үз чиратында, калориялерәк җимеш санала, чөнки аның йомшагында углеводлар күбрәк. Әмма ул антиоксидантларга бай, сәламәтлекнең гомум торышын яхшыртырга ярдәм итә.

Бу ике җимеш тә бик яхшы витамин чыганагы булып тора һәм кышкы табыннар өчен бик яхшы туры килә.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас