+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
16 декабрь 2024, 10:15

Авырулар аяк өшүдән башлана

Урамга чыгар алдыннан берничә киңәшкә колак салыгыз.

Авырулар аяк өшүдән башланаАвырулар аяк өшүдән башлана
Авырулар аяк өшүдән башлана

Аякларның өшүе сәламәтлек белән бәйле җитди проблемаларга китерергә мөмкин. Эш шунда, аяклар өшегендә кешенең тән температурасы да төшә, ә җылылык югалтуны киметмәү өчен аякларның кан тамырлары тарая. Нәтиҗәдә, салкын иммун системасының активлыгын киметә, организмны инфекцияләргә бирешүчән итә.

Аяклар салкында өшемәсен өчен берничә киңәшкә колак салыгыз, дуслар. Кышкы аяк киеме сатып алганда аның табанының калын булуына, шулай ук зурлыгына да игътибар итәргә кирәк. Җылы оекбашлар кияргә һәм һава йөрергә урын калсын өчен аяк киеме 0,5-1 сантиметрга зуррак булырга тиеш. Әгәр ул кысып торса, аяк бармаклары кысыла, кан әйләнеше бозыла һәм алар өши башлый.

Моннан тыш, кышкы аяк киеменең су үткәрми торган, табигый күн, замша яки заманча мембрана тукымалардан булганы яхшы.

Олтырагы табигый материаллардан – йоннан яисә киездән булсын. Алар җылылыкны саклый һәм үзләренә дымны яхшы сеңдерә.

“Термоноски”лар да аякларны өшетмәскә, җылы тотарга булыша. Гадәттә, мондый оеклар йон, акрил яки полипропиленнан була, алар яхшы вентиляция һәм изоляция тәэмин итә.

Ә иң мөһиме – хәрәкәт. Физик активлык кан әйләнешен сакларга ярдәм итә һәм тәнне җылыта. Хәтта гади генә йөрү яисә урында йөгергәләп алу да тән температурасын сизелерлек күтәрә.

Кайнар чәй, кофе яки үлән төнәтмәләре, шулай ук, кан әйләнешен яхшырта.  Кышын урамга чыгар алдыннан җылы чәй эчегез.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас