+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
16 декабрь 2024, 06:25

Кайбер ризыкларны ач килеш ашамагыз!

Белгечләр моның сәбәпләрен дә аңлата.

Кайбер ризыкларны ач килеш ашамагыз!Кайбер ризыкларны ач килеш ашамагыз!
Кайбер ризыкларны ач килеш ашамагыз!

Уфадагы Җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы республика үзәге белгечләре ач ашказанына кулланырга ярамаган ризыклар турында сөйләде.

Кәһвә. Бу эчемлек ашказанында кислота җитештерүне арттыруны стимуллаштыра. Нәтиҗәдә сару кайнау һәм күңел болгану барлыкка килергә мөмкин.

Ак икмәк, татлы мюсли һәм йогуртлар. Болар барысы да тиз углеводлар. Башта алар кандагы шикәр күләмен кискен күтәрә, аннары аны шулай ук кискен киметә дә. Мондый сикерүләр аркасында арыганлык һәм ачлык хисе барлыкка килә.

Сутлар һәм морслар. Аеруча әче эчемлекләр ашказаны лайласын ярсыта һәм ашказаны асты бизенең ферментларын артык эшләп чыгаруны стимуллаштыра. Бу эч йомшаруга, газлар барлыкка килүгә һәм күңел болгануга китерергә мөмкин.

Бик салкын яки артык кайнар су. Салкын су ашказанында спазмнарга китерә һәм ашкайнатуны тоткарлый. Шул ук вакытта артык кайнар эчемлекләр йоткылыкны җәрәхәтли.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас