Дәфнә яфрагы - төрле ризыклар өчен тәмләткеч кенә түгел, аның энергетик көче дә бар.
Борынгы Грециядә лавр яфракларынвң куркыныч авыруларга каршы көче бар дип ышанганнар, мәңге яшел төсе аркасында үлемсезлек символы дип кабул иткәннәр. Аны йортны тискәре энергиядән коткару өчен кулланганнар. Борынгы греклар сәламәтлек, озын гомер һәм уңышлар теләгән кешеләрнең башларын дәфнә яфраклары белән бизәгәннәр. Дәфнә таҗларын императорлар да тагып йөргән.
Таролог Ната Велимир сүзләренчә, дәфнә яфрагының файдасын бүген дә күрүчеләр аз түгел. Аларны йокы бүлмәсенә, мәсәлән, матрац яки мендәр астына салу, бүлмәдә йокы һәм энергетиканы яхшырту өчен файдалы. Бүлмәдә бер бәйләм дә дәфнә яфрагы элү яхшырак, ул, барлык тискәре энергетиканы ала. Йортыгыздагы иминлекне саклар өчен аның һәр почмагына берәр дәфнә яфрагы куегыз һәм сез көчле яклаулы булырсыз, дип киңәш итә Велимир.
Әгәр өйдә еш кына ызгыш-талаш була икән, тәрәзә төбенә дәфнә агачы утыртырга була. Эксперт сүзләренчә, ул гаиләдәге гармонияне саклаячак.
Автор фотосы.