Моннан өч ел элек көчле ток сугу аркасында ике кулын да югалткан 13 яшьлек Илназ Дәүләтовка битараф булмаган кешеләр яңа протезлар алырга булышкан. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Үсмернең әнисе Зөлфия Дәүләтова хәбәр итүенчә, ноябрь ахырында игълан ителгән акча җыюны япканнар.
"20 көн эчендә протезлар сатып алу өчен кирәкле сумманы җыя алдык. Алар мускулларны эшләү һәм күнектерү өчен кирәк. Без үзебезгә ярдәмгә килгәннәрнең барысына да рәхмәтле, бу бәяләп бетергесез, чын Яңа ел алды могҗизасы", - дип рәхмәт белдергән Илназның әнисе.
Билгеле булуынча, фаҗигале вакыйга Туймазы районының Балтай авылында 2021 елның 7 июлендә булган иде. Футбол уйнаганда туп трансформаторга эләгә. Илназ аны алырга үрелә һәм токка сугыла. Баланың кулларын коткарып калу мөмкин булмый. Малайга күп авырлыклар аша үтәргә туры килде, катлаулы операцияләр, адаптация, ләкин ул искиткеч рух ныклыгы күрсәтүе белән сокландыра.
Фото: гаилә архивыннан