+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
20 декабрь 2024, 04:45

Энҗегөлме, Руамы?!

Агымдагы ел башыннан республикада яңа туган балаларга кушылган иң популяр һәм иң сирәк исемнәр билгеле.

Энҗегөлме, Руамы?!Энҗегөлме, Руамы?!
Энҗегөлме, Руамы?!

Башкортстанда агымдагы елның 1 гыйнварыннан 19 декабренә кадәр дөньяга килгән сабыйларның иң сирәк һәм иң популяр исемнәрен атадылар. Исемлекне ЗАГС реестры мәгълүмати-аналитик порталы бастырды.

Әйтик, яңа туган сабыйларның иң сирәк кызлар исемнәре Осиямо, Нәслихан, Энҗегөл, Ранэль һәм Руа була. Малайларга барыннан да сирәгрәк булган Азарий, Риян, Мөслихидин, Динияз һәм Әбусәет дип исем биргәннәр.

Кызлар арасында иң популяр исемнәр: Әминә (437), София (379), Эмилия (370), Ева (367) һәм Арина (351) булган. Малайларда — Әмир (558), Тимур (351), Артем (348), Марк (346) һәм Эмир (331).

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас