Уфа, Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләренә тиздән Кыш Бабай поезды киләчәк. 24 декабрьдә Яңа ел составы Стәрлетамакка килеп җитәчәк һәм шул ук көнне күрше Салаватка күчәчәк.
Уфага поезд 25 декабрьдә 11:00 сәгатьтә киләчәк, дип хәбәр итә шәһәр хакимияте.
Бөек Устюгтан Башкортстан башкаласына юл алган Кыш бабай республика халкын һәм кунакларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлау өчен 11:03 сәгатьтә перронга чыгачак.
Тамашачылар өчен бәйрәм программасы оештырылачак. Ул 10:40 сәгатьтә, поезд килүгә 20 минут кала башлана һәм 14:00 гә кадәр дәвам итәчәк. 16:00 дә Кыш бабай бәйрәм кунаклары белән хушлашу өчен тагын бер тапкыр платформага чыгачак.
25 декабрьдә 10: 30дан 17: 00гә кадәр вокзал яны мәйданындагы парковка ябылачак.
Фото: bashinform.ru