+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
25 декабрь 2024, 06:25

Мәчене “кеше” шампуне белән юарга ярыймы?

Бу сорауга ветеринар белгечләр җавап бирде.

Мәчене “кеше” шампуне белән юарга ярыймы?Мәчене “кеше” шампуне белән юарга ярыймы?
Мәчене “кеше” шампуне белән юарга ярыймы?

Ветеринария буенча дәүләт комитеты белгечләре  йорт хайваннарын кешеләр куллана торган шампунь белән юарга ярыймы, дигән сорауга җавап бирде.

Кайчак хуҗалар, экономияләргә теләп, үз йорт хайваннарын  юындыру өчен махсус ачаралар сатып алмый. Аларның үзләренә яраган шампуньнары һәм душ өчен гельләре бу бурычны үти ала дип уйлыйлар.

"Ләкин бу зур ялгышу. Хайваннарны „кеше“ шампуньнары белән юарга ярамый, чөнки бу  аларның сәламәтлеге өчен тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Кеше һәм хайваннар өчен шампуньларның pHлары төрлечә: кеше тиресе өчен аның дәрәҗәсе 5,5 булырга тиеш, ә хайваннарга 7 һәм аннан югарырак pH кирәк", – дип аңлата ветеринарлар.

Шуңа күрә, әгәр дә этне яки мәчене кешеләр куллана торган шампунь белән юсаң, бу хайван тиресенең кислота-селте балансын бозуга китерәчәк. Тән тиресе бозылу, кычыту, ярсу, йон коелу барлыкка килергә мөмкин. Моннан тыш, кешеләр өчен тәгаенләнгән шампунь аллергия китереп чыгарырга һәм хайванның ис сизү сәләтенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

"Шуңа күрә этләрне юындыру өчен аларның токымын һәм яшен исәпкә алып махсус чаралар сайларга кирәк. Тире һәм йонны тәрбияләү өчен берничә типтагы шампунь сайлагыз: даими файдалану өчен,  искә, паразитларга каршы. Йорт хайванының токымын, йонының торышын һәм сәламәтлеген исәпкә алып, шампунь сайлагыз", – дип киңәш итә белгечләр.

Бөтенрусия йорт хайваннарын исәпкә алу мәгълүматлары буенча, Русиядә соңгы өч елда йорт хайваннары саны 11 процентка арткан. Аларның гомуми популяциясе 75 миллионга якынайган, шул исәптән 49 миллионнан артык мәче һәм 25,5 миллионнан артык эт бар. Халык санын алу күрсәткәнчә, терлек асраучылар үзләренең яраткан балаларына карата җаваплырак була, аларга сыйфатлы азык һәм көндәлек кирәк-яраклар өчен башка товарлар сатып алалар.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас