Балага “Оливье” һәм башка күп ингредиентлы ризыкларны 10 яшьтән ашата башларга мөмкин. Бу хакта “Будь здоров” балалар клиникасы табиб-педиатры, гастроэнтерологы Любовь Андрян “Газета.Ru" басмасына сөйләгән.
"Салатлар ашкайнату системасы өчен бик катлаулы ризыклар. Аларны сәламәт, ашказаны белән бәйле проблемалары булмаган өлкән кеше генә “җиңә” ала. Сәламәт бала 10 яисә 12 яшьтән “Оливье” салатын ашап карый ала. Бу яшьтә ашкайнату системасы мондый ризыкларны эшкәртә алачак", - ди белгеч.
Табиб билгеләвенчә, 10 яшькә кадәр балаларга күп ингредиентлы ризыклар бирергә ярамый, чөнки аларны рационга кинәт барысын бергә кертү ашказаны-эчәк системасы белән проблемаларга китерергә мөмкин. Яңа ел табынына балаларга таныш ризыклар: пешкән ит яки балык, яшелчәләр, бәрәңге боламыгы һәм дөге тәкъдим итү яхшырак, ди табиб.
Автор фотосы.