+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
29 декабрь 2024, 05:10

Бозда шуарга яратасыңмы?

Башкалада  1 чакрымга сузылган боз сукмагы ачылды.

Бозда шуарга яратасыңмы?Бозда шуарга яратасыңмы?
Бозда шуарга яратасыңмы?

Уфада 1 километр озынлыктагы боз шугалагы ачылды. Бу хакта башкала мэры  Ратмир Мәүлиев үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

Тимераякта шуарга яратучылар Башкортстан урманчылары исемендәге паркта саф һавада күңелле итеп вакыт уздыра алачак.

"Боз сукмагы кышкы сезон дәвамында эшләячәк. Үз тимераякларың белән керү һәркем өчен бушлай. Моннан тыш, биредә тимераякларны прокатка бирү пунктлары оештырылган, ә кичен бәйрәм иллюминациясе кабына", - дип хәбәр итте Уфа мэры.

Исегезгә төшерәбез, Уфада күптән түгел ачылган Көрәш сарае каршындагы мәйданда тагын бер шугалак ачылачак. Моннан тыш, шәһәрдә иң зур шугалак декабрь башында “Строитель” стадионында ачылды.

Шәһәрдә прокат пунктлары булган 30 боз шугалагы, 90 хоккей тартмасы һәм 21 чаңгы трассасы эшләячәк.

 

Фото: Ратмир Мәүлиев, ТГ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас