+30 °С
Болытлы
Сибай шәһәре укучысының хаты “Башкортостан” полкы яугирен саклап йөртә. Күңелне нечкәртерлек хатны 6нчы сыйныф укучысы Рания Горшенина язган.
Кыз үзенең хатында яугирләргә изге теләкләрен белдергән һәм аларга тизрәк өйләренә кайтуларын теләгән. Ихлас күңелдән язылган юллар яугирнең йөрәген тетрәндергән. Хәзер бу хат блиндажда эленеп тора.
Хатка җавап итеп хәрби укучыга татлы бүләк җибәргән. Шушы көннәрдә гимназия директоры тантаналы рәвештә кызга солдаттан килгән күчтәнәчне тапшырган.
Фото:"Моя Уфа", VK