+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
5 гыйнвар 2025, 06:35

Янгын чыкса, нишләргә?

Өйдә берүзе калган бала өчен 10 кагыйдә.

Янгын чыкса, нишләргә?Янгын чыкса, нишләргә?
Янгын чыкса, нишләргә?

 

Янгыннар бәла-казалар, тән пешүләре, тораксыз калу белән генә түгел, кешеләрнең үлеменә китерүе белән дә куркыныч. Әти-әниләргә балаларына янгын чыккан очракта ничек дөрес эш итәргә кирәклеген алдан аңлатырга, сөйләшергә кирәк.

Янгын очрагында бала өчен 10 кагыйдә:

1. Янган бинадан тизрәк чыгып кит.

2. Әгәр әти-әниләрең өйдә юк икән, янәшәңдә кечкенә балалар булса, аларны да тизрәк бинадан чыгарырга кирәк.

3. Өлкәннәргә хәбәр ит, 101 яисә 112 номерына шалтырат һәм адресыңны, кайда һәм нәрсә януын әйт.

4. Бүлмәләр төтен белән тулса, идәнгә ятып, ишеккә таба шуышып бар.

5. Әгәр ут-ялкын ишеккә юлны кискән икән, балконга чык, тәрәзәне ач һәм ярдәмгә чакыр.

6. Төтен исенә тончыкмас өчен кием, кульяулык, тукыма аша сула.

7. Коткарырга килгән кешеләрнең эндәшүенә җавап бир, кычкырып барлыгыңны хәбәр итә.

8. Киемнәреңә ут капса, йөгермә, тиз генә салып ташларга тырыш.

9. Юрганга, одеялга төренеп, идәнгә ятып әйләнеп ялкынны сүндерергә кирәк.

10. Әгәр чыга алмасаң, шкаф эченә, карават астына яшеренә күрмә. Ут һәм төтеннән ераграк тор, стена буена сыен.

 

Фото: МЧС по РБ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас