+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
9 гыйнвар 2025, 07:10

Яңа елда Мәликә белән Гайшә туган

Быел әти-әниләр балаларына нинди исемнәр сайлаган?

Яңа елда Мәликә белән Гайшә туганЯңа елда Мәликә белән Гайшә туган
Яңа елда Мәликә белән Гайшә туган

Башкортстанда агымдагы елның 1-8 гыйнварында дөньяга килгән балаларның иң сирәк һәм иң популяр исемнәрен атадылар. Мәгълүматны ЗАГС реестры мәгълүмати-аналитик порталы бастырды.

Әйтик, яңа туган сабыйларга сайланган иң сирәк кызлар исемнәре Дилия, Мәликә, Рамина, Камилә һәм Гайшә булган. Малайларга сирәк очрый торган исемнәрдән Сармат, Искәндәр, Альмир, Мөхәммәд һәм Данияр дип кушканнар.

Иң популяр кызлар исемнәре: Әминә (6), Ясминә (5), Эмилия һәм Мирослава (4әр), Амелия (3) . Малайларда исә Артем (4), Эмир, Матвей, Әмир һәм Даниэль (3әр) исемнәре булган.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас