+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
13 Января 2025, 05:10

Бүген күктәге Айны күзәтегез...

Сынамышлар буенча кышның холкын фаразлап карыйк әле, дуслар.

Бүген күктәге Айны күзәтегез...Бүген күктәге Айны күзәтегез...
Бүген күктәге Айны күзәтегез...

Бүген, 13 гыйнварда, күктәге Айны күзәтегез. Ул күренер-күренмәс булса, кыш карлы һәм суык булыр, дигән сынамыш бар халыкта. 

14 гыйнварда, Искечә Яңа ел көнне томан төшсә, җәй җылы килеп, уңыш уңар.

15 гыйнвар төнендә төшкән томан исә, көчле суыклар хакында искәртә.

16 гыйнвар көнне җылы һәм аяз булса, яз иртә килер, ә көн суык булса, озын һәм суык кыш көтегез.

17 гыйнварда көн суык һәм аяз икән, февраль дә суык булыр. Шуңа карамастан, яз үз вакытында килер.

18 гыйнвар төнендә күктә йолдызлар күп була икән, көчле суыкларга ишарә.

19 гыйнвар – Хач ману көнендә көн, гадәттә, суык була. Димәк, кыш та шундый.

20 гыйнварда көн кояшлы, әмма җилле икән, җәй җылы һәм яңгырлы булыр.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас