+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
16 Января 2025, 11:50

Сез гаиләдә ничәнче бала?

Республиканың күпбалалы гаиләләрендә 192,2 мең ул һәм кыз үсә.

Сез гаиләдә ничәнче бала?Сез гаиләдә ничәнче бала?
Сез гаиләдә ничәнче бала?

2020 елгы Бөтенрусия халык санын алу мәгълүматлары буенча, Башкортстанда 1 миллион 119 мең шәхси йорт хуҗалыгы бар, шуларның 472 меңендә 18 яшьтән кечерәк балалы гаиләләр яши. Аларда 900 меңгә якын бала тәрбияләнә. 238,6 мең гаилә — берәр, 174,3 мең гаилә – ике бала һәм 59 мең гаилә өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияли. Республиканың күпбалалы гаиләләрендә 192,2 мең бала үсә.

Бу фотода Күмертау шәһәрендә яшәүче бик тату, матур гаилә. Корниловлар — “Ел гаиләсе”-2024 Бөтенрусия конкурсының республика этабында “Күпбалалы гаилә” номинациясендә җиңүчеләр. Александр Владимирович белән Альбина Фәнил кызы тугыз бала тәрбиялиләр. Балалар төрле музыка коралларында уйный, Шәҗәрә өйрәнәләр, үзара дуслар һәм тәртипле алар. Гаилә туган як буйлап бергәләп сәяхәт итәргә ярата.

 

Фото: mintrudrb

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас