Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
19 гыйнвар , 11:55

Чаян, үрмәкүч, кара елан...

Кайбер хайваннарны өйдә тоту тыелачак.

Чаян, үрмәкүч, кара елан...
Чаян, үрмәкүч, кара елан...

Русия Хөкүмәте “Өйдә тотуга тыелган хайваннар исемлеген раслау турында”карар проектын тәкъдим итте.

Бу документта кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырырга мөмкин булган хайваннарның төрле төрләре исемлеге тәкъдим ителгән. Боларга, аерым алганда, еланнар (кобралар, кара еланнар һәм башка төрләре), крокодиллар, агулы үрмәкүчләр, арысланнар, аюлар, юлбарыслар, ягуарлар, селәүсеннәр, бүреләр, төлкеләр, мөгезборыннар, жирафлар, антилопалар, бегемотлар, сарыкүгезләр һәм башкалар керә. Гиббоннарны, макакаларны һәм маймылларның кайбер башка төрләрен, акулаларны һәм скатларны, торналарны, пингвиннарны, филиннарны тоту тыела. Исемлеккә барлыгы 123 хайван һәм кош кергән.

Шул ук вакытта мондый хайваннарны зоопаркларда, зообакчаларда, циркларда, зоотеатрларда, дельфинарийларда, океанариумнарда тоту һәм куллану тыелмый.

 

Фото: УГЗ Уфы

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: