Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
19 гыйнвар , 18:40

Тоз кан басымын арттыра

Тозлы яратучыларга тагын нәрсәләр яный?

Тоз кан басымын арттыра
Тоз кан басымын арттыра

Артык тозлы ашауның организмга зыянлы булуын барыбыз да белеп торабыз. Ә менә никадәр зыянлы икәнлеге турында уйлаган да юк.

Кеше өчен тәүлеклек тоз нормасы 5-8 грамм чамасы булырга тиеш. Тик без бу норманы көн саен дистәләрчә тапкыр арттырабыз. Күп кенә ризыкларда тоз булуын исәпкә дә алмыйча, тозлап ашыйбыз, ә гомум туклану урыннарында аш-суны тагын да тозлырак пешерәләр. Тоз бигрәк тә ярымфабрикатларда һәм консервларда күп була.

Әгәр тозны даими рәвештә артыгы белән куллансаң, артериаль кан басымы арта, бөер авырулары барлыкка килә, кальций алмашынуы бозыла, остеопороз һәм буыннар, йөрәк авырулары, стенокардия, инфаркт, сирәк очракларда ашказанында яман шеш барлыкка килергә мөмкин.

Табиблар белдерүенчә, тоздан тулысынча баш тарту да зыянлы. Арада тозсыз туклануга күчкән кешеләр дә очрый. Тик бу очракта организмга натрий хлориды җитми башлый. Аның нәтиҗәсе — еш кына күңел болгана, көзән җыера , хроник арыганлык һәм хәлсезлек. Тозда организм өчен бик кирәкле натрий бар. Ул күзәнәкләрдә су-тоз балансын нормада тота һәм организмдагы су күләмен җайга сала.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: