Бүген, 22 гыйнварьда, бөтен дөньяда кинофильм караганда иң үтемле ризык булып торган попкорнның туган көнен билгелиләр. Нәкъ 389 ел элек Европада кукурузның кайнар һава тәэсирендә шартлап ярыла торган сыйфаты барлыгы ачканнар. 1885 елда Чикагода попкорн әзерли торган беренче машина уйлап табылса, йөз елдан соң микродулкынлы мич өчен кабартылган кукуруз барлыкка килгән.
Олысы да кечесе дә ярата торган бу ризыкның туган ягы — Көньяк Америка континенты. Ул чорда кукурузны туклану өчен генә түгел, бизәнү әйберләре ясау өчен дә кулланганнар.
Попкорн әзерләү өчен бу үсемлекнең барлык сорты да бармый. Аның өчен махсус “шартлап ярылучы” сорты гына алына. Бүген аның татлы, тозлы сортлары бик популяр. Белгечләр бу ризыкның кинотеатрларда, кибетләрдә, өйдә микродулкынлы мичтә һәм табада әзерләнгәнне махсус тикшереп караганнар. Аз гына үсемлек мае салып, капкач астында табада кыздырып алганы — иң файдалысы булып чыккан.
Фото: koldvor.ru