+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
26 Января 2025, 05:55

Иң кирәкле витаминнарны туплаган...

Бу җимеш иммунитетны да бик яхшы ныгыта.

Иң кирәкле витаминнарны туплаган...Иң кирәкле витаминнарны туплаган...
Иң кирәкле витаминнарны туплаган...

Сырганакның чәе тәмле дә, файдалы да булуын күпләр беләдер. Аңа хуш исле үләннәр дә кушып җибәрсәң, тәме тагын да ачылып китә.

Әйдәгез, кышкылыкка туңдыргычка куйган сырганакны алып иммунитетны ныгытып җибәрик әле, дуслар.  Табиб-диетологлар да бу җимешнең файдалы үзенчәлекләре белән аерылып торуын белдерә.

"Бу җимеш — мультивитамин бомба. Анда витаминнар цитрусныкына караганда күбрәк. Шулай ук А, Е, В1, В2, В3, В6, В9, РР витаминнары да бар. Аның составында каротиноидлар һәм флавоноидлар күп, шуңа күрә ул иммунитетны бик яхшы ныгыта һәм яраны, пешкән урынны тиз төзәтә торган сыйфатка ия. Сырганак мае тире, геморрой авырулары вакытында ярдәм итә. Аның җимешләре серотонин (шатлык гормоннары) эшләп чыгара, канның оешуын киметә", — дип билгели табиб-диетологлар.

Әмма табиблар сырганакның аллергик реакция бирүе мөмкин дип белдерә. Аны бөерендә һәм үт куыгында таш булган кешеләргә бик сак кулланырга киңәш итәләр.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас