-7 °С
Болытлы
Февральдә озын яллар булмаячак, чөнки 23 февраль якшәмбегә туры килә, ә өстәмә ялны 8 майга күчерделәр. Дүшәмбе, 24 февраль, эш көне. Ватанны саклаучылар көне – Русиядә рәсми ял көне. Закон буенча, әгәр бәйрәм эш көненә туры килсә, ул көнне ял булачак. Шимбә яисә якшәмбегә туры килсә, ял көне дүшәмбегә яисә җомгага күчерелә.
Димәк, быел кышның соңгы аенда бәйрәмнәрдә озаграк ял итү тәтемәячәк, аның каравы май аенда русиялеләрне каникуллар көтә — 8 майдан 11 майга кадәр ял көннәре булачак.
Автор фотосы.