+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
8 февраль 2025, 09:10

Сәйдәне котлыйбыз!

Милләтебезнең талантлы кызы югары дәүләт бүләгенә лаек булды.

Сәйдәне котлыйбыз!Сәйдәне котлыйбыз!
Сәйдәне котлыйбыз!

Татар халкының яраткан кызы, җырчы, күпсанлы халыкара конкурслар лауреаты, “Голос. Дети” проекты һәм Үзбәкстандагы “Голос” проекты финалчысы Сәйдә Мөхәммәтҗановага “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеме бирелде. 24 яшьлек җырчы бу исемгә музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше, иҗади казанышлары өчен лаек булган.

“Татарстанның атказанган артисты”  исемен бирү турындагы карарга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган.
 Милләтебезнең талантлы яшь йолдызы югары дәүләт бүләге алуы белән котлыйбыз. Яңа үрләр, иҗат уңышлары, тамашачылар сөюе һәм алкышлар телибез.

 

Фото: Сәйдә Мөхәммәтҗанова, VK

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас