Быел кышның соңгы ае да башка елладан аерылып тора. Табигатьнең холкы да аптырата быел. Сынамышлар туры килерме? Без дә сынап карыйк әле, дуслар.
9 февраль көнне агачлар бәскә төренсә — тиздән җылытачак.
12 февральдә ай кызарып торса, көчле җил булачак.
14 февраль төнендә күк йолдызлы булса, яз соң килер.
15 февраль көнне җепшек булса, яз иртә килер һәм җылы булыр.
26 февральдә кар эресә, сулар акса, җәй яңгырлы булыр.
27 февраль көнне җылы һава торышы булса, март аеның башы суык булачак.
28 февральдә боз сөңгеләре озын икән, яз да озын булыр.
Автор фотосы.