Тавык һәм күркә файдалы ит ризыклары исемлегендә беренчеләрдән барганда, күпкә диетик вариант та бар – үрдәк ите. Ул тимер һәм файдалы матдәләре ягыннан итнең башка төрләреннән өстен тора, ди биохимик һәм нутрициолог Анна Дивинская.
Аның фикеренчә, үрдәк ите әле тиешле “танылу” алмаган. Ул уникаль туклыклы матдәләргә бай, башка гадәти ит ризыкларына бик яхшы альтернатива була ала.
“Үрдәкнең майлылыгы азрак, ул тире астында урнашкан һәм бик җиңел алына” –ди белгеч.
Үрдәк ите тимергә бай. Тимер микъдары 100 грамм иттә 2,7 мг тәшкил итә, бу күркә бавыры күрсәткечләреннән күп мәртәбә артыграк. Тимер гемоглобин ясалуда һәм канның кислородка баюында төп роль уйный.
Үрдәк итендә май кислоталары күп. Омега-3 һәм омега-6 баш мие һәм нерв системасы эшчәнлегенә ярдәм итә. В группасы витаминнары матдәләр алмашын һәм нерв системасын саклый.
Экспертлар югары физик активлыгы булган кешеләргә үрдәк ите ашарга киңәш итә, чөнки ул көчләрне тергезүгә һәм тимер дәрәҗәсен саклап калуга ярдәм итә.
Автор фотосы.