Табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников онкология үсеше куркынычын киметә алган яшелчә турында сөйләде.
Белгеч әйтүенчә, кызыл чөгендернең шундый көче бар. Андагы бетаин ярдәмендә бу яшелчә организмдагы тимер дәрәҗәсен күтәрә, йөрәк эшчәнлеген яхшырта һәм артык гәүдә авырлыгын киметергә ярдәм итә.
"Клиник тикшеренүләр күрсәткәнчә, бетаин физик көчнең артуына, мускул массасының үсүенә һәм май запасларының кимүенә ярдәм итә. Шулай ук бетаин нигезендә физик форманы яхшырту өчен дарулар җитештерәләр", — дип белдерде табиб.
Табиб чөгендерне салатка яки башка салкын кабымлыкларга кушып, чи килеш кулланырга кирәклеген билгели. Эш шунда ки, яшелчәне пешергәндә яки кыздырганда ул файдалы сыйфатларын югалтырга мөмкин.
"Файдалы сыйфатлары күп булуына карамастан, бөер ташларыннан яки оксалатлар барлыкка килү белән бәйле башка авырулардан интегүче кешеләргә чөгендер куллану киңәш ителми. Бу очракта чөгендер кебек яшелчәләрне куллануны чикләргә кирәк", — дип кисәтә ул.
Фото: mrfilin.com