Төзәтмәләр нигезендә, банк яисә кәрәзле оператор шалтыратканда телефон экраннарында мәҗбүри маркировка кертеләчәк. Кешеләр чит илләрдән килгән һәм реклама буенча шалтыратулардан, смс-хәбәрләрдән баш тарта алачак.
Закон проекты ялган аккаунтларны куллануны булдырмау өчен чит ил мессенджерлары аша банклар һәм дәүләт органнары элемтәләрен тыярга тәкъдим итә. Шулай ук “Дәүләт хезмәтләре” ндә кодны тиз алыштыру да якланачак: кулланучыга мөмкин булган мошенниклык гамәлләре турында кисәтү хәбәре һәм раслау коды 10-15 минуттан соң гына киләчәк.
Моннан тыш, мошенникларның элекке телефон номерлары буенча “Дәүләт хезмәтләре” аккаунтына керү проблемасы хәл ителәчәк. Мондый актив булмаган номерлар автомат рәвештә юкка чыгарылачак. Тагын бер яңалык – “Антифрод”дәүләт мәгълүмат системасы базасында төзелгән мошенниклар тавышлары базасы. ГИС мошенниклык омтылышларын оператив рәвештә ачыкларга һәм чик куярга мөмкинлек бирәчәк.
Закон проекты сим-карталарны кулланучының үзеннән башка рәсмиләштерүне тыячак. Шулай ук үзеңә рәсмиләштерелгән сим-картаны өченче затларга тапшыру тыела.
Закон проекты русиялеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү буенча барлыгы 30 чараны үз эченә ала. Хөкүмәткә гражданнарны телефон мошенникларыннан яклауның өстәмә чараларын булдыру йөкләмәсен Русия Президенты Владимир Путин бирде.
Автор фотосы.