Барлык яңалыклар
10
Беләсең киләме?
15 февраль , 11:20

Ә сез солы ярмасын юасызмы?

Бу очракта хуҗабикәләрнең фикере икегә бүленә. Кайсы дөрес соң?

Ә сез солы ярмасын юасызмы?
Ә сез солы ярмасын юасызмы?

Солы ярмасыннан әзерләнгән ботка иң файдалылар исемлегендә. Пешергәнче аны юаргамы, юкмы? Бу очракта хуҗабикәләрнең фикере икегә бүленә. Беренчеләр фикеренчә, солы ярмасын юарга кирәк, бу бөртекләрдәге тузанны һәм артык онны бетерергә ярдәм итә, ботканың төсе һәм тәме дә икенче булачак.

Икенчеләр исә ярманы юмау яклы. Алар фикеренчә, җитештерүче ярманы сатуга чыгарыр алдыннан күп тапкырлар эшкәртә, юа һәм киптерә, ә ярмада булган он эчәклек системасы өчен бигрәк тә файдалы.

Кыскасы, солы ярмасының сыйфаты, чисталыгы җитештерүчедән тора, аны юаргамы-юкмы дигән карарны сез ярманың төсенә, сыйфатына таянып,  үзегез кабул итә аласыз.

Тик шуны искә алыгыз: солы ярмасын юганда су салкын булырга һәм күп булырга тиеш. Моннан тыш, ярманы су тулысынча үтәкүренмәле булганчы, болганчыклыктан котылганчы юарга кирәк.

Солы ярмасы тере һәм матур булып пешсен өчен, аны дөрес пешерергә дә кирәк. Моның өчен ярманы кайнап торган суга яки сөткә салыгыз.

Кайнап торган сыеклыкка төшкән ярма 15 минут пешә. Уттан алгач, капкач белән каплагыз һәм биш минут чамасы каплап тотыгыз.

Ашаган ризыкларыгыз тәмле һәм файдалы булсын, дуслар!

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: