Гафури районында яшәүче пенсионер укытучы үзенең йөз еллык юбилеен билгеләгән. Озак еллар балаларга математикадан белем биргән Идрис Вәлишин, бер үк вакытта авыл хәбәрчесе эше белән дә шөгыльләнгән, урындагы вакыйгаларны яктырткан.
Күзләре начар күрүгә карамастан, Идрис Сафа улы кесә лупасын кулланып укуын дәвам итә. Идрис Вәлишин гаиләсе һәрвакыт мәхәббәт белән тулы була. Әтиләре үз үрнәгендә балаларда хезмәт сөючәнлек тәрбияли. Йөз яшендә дә Идрис Сафа улының кәефе яхшы, шат күңелле булып кала. Ул шаяртырга ярата һәм яшьләргә файдалы киңәшләрен дә бирә.
Яраткан хатыны белән татулыкта, хөрмәттә 71 ел бергә яшиләр.
Аларның уллары һәркайсы тормышта үз юлын тапкан: кечесе авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә, ә ике өлкән уллары әтиләренең хыялын тормышка ашырган, нефтьче һөнәрен сайлаган.