Беләсең киләме?
16 Февраля 2025, 06:05

Иртәнге ашны төш вакытында ашатмагыз!

Мәктәпкә китәр алдыннан ашауның бала өчен әһәмияте бик зур, ди табиб.

Иртәнге ашны төш вакытында ашатмагыз!Иртәнге ашны төш вакытында ашатмагыз!
Иртәнге ашны төш вакытында ашатмагыз!

Баланың иртән ашавы – аның сәламәтлеге өчен бик мөһим. Бу хакта балалар эндокринологы, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының “Эндокринология фәнни-тикшеренү үзәге”нең "Метаболик авыруларны һәм симерүне дәвалау һәм профилактикалау үзәге" җитәкчесе Ольга Васюкова белдерде.

“Иртәнге ашның бала өчен дә, өлкән кеше өчен дә әһәмияте зур. Безнең үзәктә соңгы биш ел дәвамында матдәләр  алмашу, ягъни организм яшәү өчен сарыф иткән энергия минимумын тикшерү үткәрелә. Әйтик, йөрәк типсен, үпкәләр суласын өчен.

Без нәрсә ачыкладык? Әгәр бала иртәнге ашны ашаса (никадәр иртәрәк, шулай яхшырак), матдәләр алмашу тизлеге арта һәм көн дәвамында шушы югарылык саклана. Ә менә бала иртәнге ашны ашамаса һәм беренче ашау төшке ашка туры килсә, сарыф ителгән калорияләрнең нәтиҗәлелеге түбәнрәк булачак.

Шуңа күрә иртәнге ашны һичшиксез ашарга кирәк. Ләкин иртәне татлы, углеводлы ризыктан башламау бик мөһим. Аксымлы ризык: йомырка тәбәсе, сөттә пешкән ботка, пешкән яисә пашот-йомырка, а булса яхшырак булыр. Бу дөрес, сәламәт вариант булачак”, - ди табиб.

Еш кына шулай була, бала иртән ашарга теләми. Гадәттә бу ике сәбәп аркасында була. Беренчесе - әгәр ул соң ашаган һәм иртәнге 8гә инде мәктәпкә китәргә, ә организм әле кичке ашны үзләштереп бетмәгән. Икенче сәбәп – бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге балаларда-гастроэнтерологик авырулар һәм патологияләр: рефлюкслар, үт чыгару юллары дискинезиясе, гастритлар. Ләкин яше аркасында бала үзен нәрсә борчыганын аңлата алмый. Хәер, әгәр дә аны җентекләп сораштыра башласаң, гадәттә, бу проблемалар ачыклана.

Табиб билгеләвенчә, ата-аналарга баланың ни өчен иртәнге ашны ашарга теләмәвен ачыкларга, режимны яңадан карарга кирәк. Иртәнге аш мәҗбүри булырга тиеш. Иң яхшысы - өйдә, мәктәпкә китәр алдыннан. Яки балага үзе белән нәрсәдер ашарга бирергә кирәк. Бу нәрсә булырга мөмкин? Мәсәлән, бутерброд, ләкин соры, кара, көрпәле, тулыбөртекле ипидә. Колбаса белән түгел, пешкән тавык, күркә, бозау, сыер ите белән. Сырлы, ниндидер яшелчәле, балык яисә ит белән бутерброд булырга мөмкин. Үзе белән, мәсәлән, шешәдә кефир яисә йогурт алырга мөмкин, ләкин аларның шикәрсез булуы мөһим.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас