+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
18 февраль 2025, 07:00

Суыткыч отасың киләме?

БСТ телеканалындагы иртәнге "Сәлам" тапшыруының туры эфирында матбугат басмаларына язылучылар өчен ике тапкыр призлар уйнатылды.

Суыткыч отасың киләме?Суыткыч отасың киләме?
Суыткыч отасың киләме?

Бүген, 18 февральдә, 07.45 сәгатьтә БСТ телеканалындагы иртәнге «Сәлам» тапшыруының туры эфирында матбугат басмаларына язылучылар өчен ике тапкыр призлар уйнатылды. Газета-журналларга язылган кешеләр «Языл һәм җиңеп чык» (2025 елның беренче яртыеллыгына һәм тулы бер елга язылучылар арасында) һәм «Яңа ел марафоны» акцияләрендә катнашты.

Бүләкләр арасында суыткыч, телевизор, ноутбук, робот-пылесос һәм башка бик күп кыйммәтле бүләкләр бар иде. Һәр язылучының әлеге призларның берсенә ия булу мөмкинлеге булды.

Шуны да онытмагыз: 1 февральдән 31 мартка кадәр республика халкы газета-журналларга 2025 елның икенче яртыеллыгына элекке бәяләр буенча языла ала. Язылуны почта бүлекчәләрендә генә түгел, онлайн рәвештә сайтта да нибары берничә минут эчендә рәсмиләштерергә мөмкин. Моның өчен rbsmi.ru сайтындагы сылтама буенча «Подписка» бүлегенә күчү дә җитә. Сылтама:  https://rbsmi.ru/catalog/podpiska.

Чыганак: “Башкортостан республикасы” нәшрият йорты.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас