+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
20 февраль 2025, 06:05

Бавырны май басу кемнәргә яный?

Табиб бавырның иң куркыныч дошманнары турында сөйләде.

Бавырны май басу кемнәргә яный?Бавырны май басу кемнәргә яный?
Бавырны май басу кемнәргә яный?

Стеатоз (майлы гепатоз, бавырны май басу) — шактый киң таралган проблема, ул артык авырлыгы булган кешеләрдә очрый. Өстәвенә, бу авыру шактый куркыныч. Нинди ризыклар бавырның симерүенә китерә? “Газета.Ru” басмасына “СМ-Клиника” табиб-гастроэнтерологы, табиб-диетологы Наталья Панина сөйләгән.

Табиб билгеләвенчә, бавыр күзәнәкләренең  биш проценттан артыгы май туплаган булса, бавыр симерүе турында сөйләргә мөмкин.  Бу авыру артык авырлыгы булганнарда түгел, бил тирәсен май баскан кешеләрдә дә очрый ала.

“Бавырдагы май йөрәк-кан тамырлары авырулары, бавырның үзе өчен дә цирроз белән тәмамланырга мөмкин. Әгәр хатын-кызларның бил күләме 88 сантиметрдан артык, ә ир-атларның 102 сантиметрдан артык һәм тән массасы индексы (ИМТ) 30 ан артык булса, мондый кешедә бавыр симерүе куркынычы зур, - ди белдерә Панина.

Аның сүзләренчә, стеатоз даими рәвештә алкоголь кулланудан да килеп чыгарга мөмкин. Бу авыру даими рәвештә эчүчеләрнең күбесендә очрый. Этанолның куркыныч дозалары – ирләр өчен 40 граммнан һәм хатын-кызлар өчен 20 граммнан артык.

Табиб  бавыр өчен фастфудта, ярымфабрикатларда булган трансмайларның, шикәрнең, татлы газировканың куркыныч булуын да билгеләп үтте. Моннан тыш, фастфуд “начар” холестеринны арттырыра, бу бавыр һәм йөрәк-кан тамырлары системасы белән проблемалар белән яный.

"Гарнирга эшкәртелмәгән, тулыбөртекле ярмалар сайлау яхшырак. Салат турында онытырга ярамый. Рационда җитәрлек күләмдә клетчатка булу май һәм углевод алмашы бозылуын профилактикалау, шулай ук эчәклектәге микрофлораны даруханә пробиотикларына караганда яхшырак тота, бу да бавыр өчен мөһим, чөнки эчәклектә бактериаль үсеш шулай ук май гепатозына ярдәм итә”, — дип ассызыклады белгеч.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас