+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
22 Февраля 2025, 10:40

Өчпочмаклы хатларның ничек барлыкка килгәнен беләсезме?

Уфаның модельле 22 нче балалар китапханәсе "Солдатка хат” хәрби-патриотик акциясенә кушылды.

Өчпочмаклы хатларның ничек барлыкка килгәнен беләсезме?Өчпочмаклы хатларның ничек барлыкка килгәнен беләсезме?
Өчпочмаклы хатларның ничек барлыкка килгәнен беләсезме?

Ә сез өчпочмаклы солдат хатларының ничек барлыкка килгәнен беләсезме? Бөек Ватан сугышының беренче атналарында ук почта хезмәткәрләрен конвертлар җитмәү борчый башлый. Нәкъ менә шул вакытта тыл һәм фронт арасындагы өмет һәм элемтә символына әверелгән өчпочмаклы хатлар барлыкка килә дә инде. Андый хат солдат өчен шатлыклы хәбәр алып килә һәм аңа көч өсти.

Уфаның модельле 22 нче балалар китапханәсе "Солдатка хат” хәрби-патриотик акциясенә кушылды. Китапханәбезнең яшь һәм актив укучылары зур кызыксыну һәм энтузиазм белән хат язарга ризалык белдерделәр. Балалар матур һәм пөхтә итеп, хатасыз язарга тырышты. Фронт хатларын язганда укучылар Русия Федерациясе символлары белән танышты һәм Русия флагы төсләренең нәрсә аңлатканын белде. Балалар солдатларга ныклы сәламәтлек һәм тизрәк Җиңү белән өйләренә кайтуларын теләде. Укучылар яугирләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аларның һәркайсы рәсемнәр, символлар ясады һәм хатны солдат өчпочмагы рәвешендә бөкләп тә куйды.

Зөлфия Гыйззәтуллина, 

китапханә мөдире.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас