Уфада Башкортстан архитектура советы утырышында Урманчылар паркында Уфа зоопаркы проекты тәкъдим ителде.
Декабрь башында республика Башлыгы Радий Хәбиров Уфа зоопаркының киләчәге турында сөйләгән иде. Ул Урманчылар паркында бүгенге вольер урынында урнашачак. Төзелешнең гомум мәйданы 12 гектар тирәсе тәшкил итәчәк.
Проектны эшләүче белдерүенчә, Уфа зоопаркы оештыру ягыннан өч зонага бүленәчәк. Беренчесендә – ерткыч хайваннар яшәгән вольерлар, икенчесендә контактлы зоопарк булачак, анда килүчеләр йорт хайваннары белән якыннан таныша алачак. Алар арасында ветеринария дәваханәсе, азык саклагыч, администрация һәм башка хезмәт биналары булган хуҗалык блогы урнашачак. Зоопаркка Сәгыйть Агиш урамы ягыннан керү планлаштырыла, анда автопарковка да булачак.
Проектлана торган территориядә барлыгы 96 җанвар (шул исәптән безнең төбәк өчен экзотик хайваннар да) тотуга исәпләнгән 47 вольер төзеләчәк. Зоопаркның бер үк вакытта 270 кешене кабул итә алачак.
Проектның үзенчәлеге шунда: биредә Гаделша шарлавыгы, Киндерле мәгарәсе, Алсу кыялар кебек Башкортстанның 17 табигый истәлекле урыны стильләштереп тәкъдим ителәчәк.
Хәзерге вакытта зоопарк проекты буенча проект-эзләнү эшләре дәвам итә, ул дәүләт экспертизасына әзерләнә. Зоопаркны төзү бюджет акчаларына планлаштырыла, ә эшләрнең башлану вакыты финанслау бүлеп бирүгә бәйле булачак.
Фото: bashinform.ru