+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
23 февраль 2025, 14:10

Матур, ләкин агулы...

Сезнең өйдә андый гөлләр юкмы?

Матур, ләкин агулы...Матур, ләкин агулы...
Матур, ләкин агулы...

Йөрәк ритмы бозылу, агулану, күңел болгану яки башка неврологик симптомнар — кайбер үсемлекләрдә булган агулы матдәләр сәламәтлек белән җитди проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Бүлмә гөленең чәчәкләре яки яфраклары агулы булырга мөмкин. Билгеле, өлкән яшьтәге кеше яфракларны авызына капмас, әмма балалар һәм йорт хайваннары өчен борчылырга урын бар. Аларга бу очракта куркыныч яный.

Һәвәскәр чәчәк үстерүчеләр еш кына үсемлекләрне матурлыгына карап сайлый, әмма аларның зарарлы нәтиҗәләре турында уйламый.

Мәсәлән, азалия, пуансеттия, кротон, молочай беложильчатый, паслен перцевидный, паслен ложноперечный, броваллия, кубинская вишня, бругмансия, аглаонема, диффенбахия, спатифиллум, монстера, филодендрон, лилия, олеандр, адениум, катарантус, пахиподиум, сансевиерия, каладиум кебек популяр булган бүлмә гөлләреннән аеруча сак булырга кирәк. 

Әгәр инде сездә мондый гөл бар икән, эш вакытында перчаткалар киегез. Тире яки күзләрне әчеттерсә, кулларыгызны һәм күзләрне яхшылап юыгыз. Балаларны бу гөлләргә кагылмаска өйрәтегез.

Шунысы да бар, кайбер гөлләр аллергия көчәюгә сәбәпче булырга мөмкин.

Аллергия китереп чыгаручы рододендрон, киң яфраклы кальмия, гортензия чәчәкләр яратучылар арасында аеруча популяр санала.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас